«Чәй эчү – күңелле вакыйга!»: танып белү сәгате (12+)   

20 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Безнең тамырлар» программасы кысаларында һәм Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан, укучылар өчен Россиядә чәй эчү традицияләре турында «Чәй эчү – күңелле вакыйга!» дигән танып белү сәгате узды. 

Чаепитие это веселое событие
23ф. Познавательный час о традициях чаепития в России Чаепитие – это веселое событие (4)
23ф. Познавательный час о традициях чаепития в России Чаепитие – это веселое событие (3)
23ф. Познавательный час о традициях чаепития в России Чаепитие – это веселое событие (2)
23ф. Познавательный час о традициях чаепития в России Чаепитие – это веселое событие (5)
23ф. Познавательный час о традициях чаепития в России Чаепитие – это веселое событие
       

Балалар чәйнең килеп чыгу тарихы белән танышты, чәйнең туган ягы кайсы илдә булуы, пакетлы чәйне, самавырны кем уйлап табуы, Россиядә чәйне кайда үстерүләре турында белде, өстәл артында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде. Шуннан соң балалар чәй турында мәкаль һәм такмаклар, «Реклама» бәйгеләрендә, уеннарда катнашты, самавыр турында шигырьләр сөйләде,  «Россиядә чәй эчү йоласы» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Татлы һәм чәй табышмаклары»н чиште. «Чәй казиносы» уены барысына да ошады, анда уенчы шакмакны атты һәм «чәй тартмасы»ннан шакмактагы нокталар санынча чәй пакетлары алды. Чара чәй турында «Самавыр янына чакырабыз» җыры, такмаклар, «Россиядә чәй эчү гореф-гадәтләре» видеоязмасы белән үрелеп барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: